«Адашкан күңел»
Өч пәрдәлек драма
Премьера датасы 2013 елның 25 июнендә

(яшь категориясе 14+ )
«Адашкан күңел» мелодрамасында сурәтләнгән мәхәббәт сызыгы һәм вакыйгалар үстерелеше үзенең тормышчанлыгы белән аерылып тора. Мәгърифәтле шәһәр кызы Мәвия, теләмәгән кешесенә кияүгә барудан качып, зиннәтле ата-ана йортыннан китәргә мәҗбүр була. Авылда мөгаллимә булып эшләүче Мәвияне мәхәббәт дигән олы хис тә нәкъ менә биредә эзләп таба: ул гади авыл егетенә гашыйк була. Әмма эчке шөбһәләнү, күңел бәргәләнүләреннән соң крестьян егете Саматны ташлап, шәһәргә китеп бара һәм шул адымы белән зур тормыш сынавына дучар ителә. Шәһәр зыялылары арасында үз урынын табып, шәхси тормышын җайларга җыенганда, Мәвияне янә бер күңел тетрәнүе көтеп тора. Очраклы гына сөйгәнен очраткан кызның яшь күңеле хисләр буранында адаша, кинәт купкан сөю давылыннан котылырга Мәвиянең көче дә, теләге дә булмый. Никахсыз туган сабыен күкрәгенә кыскан яшь ананы язмыш дәрьясы иң караңгы, иң тирән чоңгылларына илтеп ташлый. Бары кимсетелүләрдән һәм күңел кыйналуларыннан торган тормыш Мәвиянең җанын өшетә, өмет канатларын кисә. Ә шулай да язмыш кайчак мәрхәмәтле: Самат белән көтелмәгән күрешү бәхеткә юл ача. Ике адашкан күңел газаплар һәм сынаулар аша бер-берсен таба. Автор вакыйгалар барышын реаль детальләрдә тасвирлап, җәмгыятьнең кешелексез, кыргый тәртипләрен тәнкыйтьләүгә, Мәвиянең характер көчен, рухи-әхлакый ныклыгын күрсәтүгә ирешә. «Адашкан күңел» пьесасындагы аерым күренешләр, мәсәлән, тормыш төбендәге зимагурлар яшәеше рус әдәбияты йогынтысында язылган. Автор тормышта, күңел дөньясында адашкан каһарманнарның ачы, михнәтле язмышларын тасвирлап, аерым эш-гамәлләрне аек акыл белән үлчәргә, үз мәхәббәтеңне сакларга кирәк дигән фикер үткәрә. ХХ йөз башында татар тормышы, хатын-кызның рухи азатлыгы темасы әсәсрдә калку гәүдәләнә. Фольклор мотивлар, авыл яшәешенең матур бизәкләре әсәргә үзенчәлекле милли төсмер өсти.
Режиссер – Р. Фазлыев (ТР атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам – С. Скоморохов (ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы, Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең атказанган рәссамы)
Композитор – М. Әхмәтшин
Балетмейстер – Ләйсән Хәметова

Рольләрне башкаралар:
Самат - Рәмис Галиев
Мавия - Сиринә Абдуллина
Мотый - Фаяз Хөсәенов
Хәсән - Нияз Заһидуллин
Бәкер, Вафа - Зиннур Һадиев
Ильяс — Марат Хәбибуллин
Кызбикә, Бибкәй — Гөлия Сибгатуллина, Рәзинә Ибраһимова
Ганбәр — Рәзинә Ибраһимова


Нәкыя, Кызбикә — Зөһрә Галиева
Маһитап - Айгөл Гыйрфанова
Сирай — Азат Хәйретдинов
Авыл яшьләре — Сылу Бәйрәмова, Айгөл Гыйрфанова, Рәзинә Ибраһимова, Әлфинә Мөхәммәтҗанова,Гүзәл Гафарова, Гөлнара Гыймранова, Илсөя Абдуллина, Лилия Латыйпова, Раил Сәләхиев, Айзил Фазлыев, Азат Хәйретдинов, Фаяз Хөсәенов, Нияз Заһидуллин, Таһир Габидуллин, Фарис Биккинин, Зиннур Һадиев
Спектакльдан фоторәсемнәр
Тарихи репертуар спектакльләре