«Ай булмаса йолдыз бар»

Драма, 2 пәрдәдә
Премьера датасы 2015 елның 11 октябрендә

(яшь категориясе 18+)
Спектакльдә автор (Марат Хәбибуллин) үз пьесасының төп каһарманы Мәдинә Сафина (Зөһрә Хөсәенова) белән тартыша. Янәсе ул мелодрама язарга уйлаган булган,ә моның өчен күз яше мул булып агу кирәк.Әмма гаҗәеп хәл: Мәдинә автор теләгенә буйсынырга теләми, авырлыклар алдында сыгылып төшми, күз яше чыгармый. Героеның үссүзлеге белән килешә алмаган автор алдында бер-бер артлы авыр сынаулар куя.... авырган әнисенең хәлен белергә кайтмаган абыйсы Исхакның (Зиннур Һадиев) өйне сатарга җыенуы, туганнарның мал бүлешүе, ана һәм бала, куршеләр арасындагы мөнәсәбәт, мәхәббәте Мирзанур (Рәмис Галиев) образында чагылган ирләрнең көчсезлеге, хыянәте Мәдинәне сындырмасмы?
Режиссер – Р. Фазлыев
Рәссам – С. Скоморохов
Композитор – М. Әхмәтшин

Рольләрне башкаралар:
Мәдинә - Зөһрә Хөсәинова
Мирзанур - Рәмис Галиев
Разыя - Фирдания Хәйруллина
Талия - Гафарова Гүзәл
Ания - Рәзинә Загидуллина; Сылу Байрамова

Хәмидә - Айгөл Гыйрфанова
Исхак - Зиннур Хадиев
Автор - Марат Хабибуллин
Спектакльдан фоторәсемнәр
Тарихи репертуар спектакльләре
Партнерлар