Яңалыклар һәм вакыйгалар

ХӘЙРИЯ

Әтнә театры районыбызда яшәүче мөмкинлекләре чикле якташларыбыз белән һәрчак элемтәдә һәм дус яши. Премьераларыбызның да алар — даими тамашачылары. Якынлашып килүче Инвалидлар ункөнлеген күздә тотып, 29 ноябрьдә булачак «КҮЗ НУРЛАРЫМ» спектакленә дә театр мөмкинлекләре чикле райондашларга, авыру бала тәрбияләүче ата-аналарга чакыру билетлары таратты.