Яңалыклар һәм вакыйгалар
Каникулда — театрга!
Әтнә театры көзге каникулда яшь тамашачыларга бик матур сюрприз әзерләде. «КУЫКЛАР ИЛЕ» дип аталган театраль шоу үз эченә тылсымлы әкиятне һәм сабын куыгы тамашасын ала. Әкиятнең авторы һәм режиссеры — театр артисты Дамир Сидеев. Тамашаны киләчәктә районыбыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында күрсәтү күздә тотыла.
2019-10-30 18:24