Әтнә театры беренче тапкыр
Уфада үз спектаклен күрсәтте

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә Әтнә театры Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектаклен тәкъдим итте.

Уфа тамашачысы әтнәлеләрне бик җылы каршы алды. Спектакльдән соң да аягүрә басып алкышладылар, театр директоры труппа белән таныштырганда да урыннарына утырырга ашыкмадылар. Әтнә дәүләт драма театры яңа тарихында Уфа тамашачысы каршында тәүге имтихан тотты.

Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектаклен сәхнәгә театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйды. Аның премьерасында төп рольне Камал театрының күренекле актрисасы Наилә Гәрәева уйнаган иде. Хәзер бу рольне актриса Ләйсән Каюмова башкара.