ТАТАРЧА ДИКТАНТ

19 октябрь көнне бөтендөнья "Татарча диктант" акциясенә Әтнә дә кушылды. Диктантны Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты, ТР атказанган артисты Марат Хәбибуллин һәм шагыйрә, театр хезмәткәре Гөлүсә Батталова яздырды.