Артистлар Мәңгәр мәктәбендә
укучылар белән очрашты

Әтнә театры артистлары Таһир Габидуллин, Ләйсән Каюмова, Дамир Сидеев Мәңгәр мәктәбендә укучылар белән очраштылар. Театрыбыз, спектакльләр, рольләр һәм образлар турында сөйләделәр, укучыларның образга керергә, импровизация серләренә өйрәттеләр.