ЗОЛОТАЯ МАСКА - АЛТЫН БИТЛЕК!

"Фронтовичка" спектакле "Золотая маска" премиясенең Long list ына кертелде! Әлеге уңышның масштабын күзаллау өчен берничә цифрны китерү дә җитә. Фестиваль экспертлары 215 шәһәрдән 722 заявка арасыннан 81 спектакльне сайлап алган. Исемлеккә күз салсагыз - Россиянең иң зур, абруйлы шәһәрләре арасында Олы Әтнә авылында (!!!) урнашкан бердәнбер ӘТНӘ ТЕАТРЫ!
Театр белгечләре әлеге вакыйганы зур уңыш дип бәяли.