Каникулда — театрга!

Әтнә театры көзге каникулда яшь тамашачыларга бик матур сюрприз әзерләде. КУЫКЛАР ИЛЕ дип аталган театраль шоу үз эченә тылсымлы әкиятне һәм сабын куыгы тамашасын ала. Әкиятнең авторы һәм режиссеры — театр артисты Дамир Сидеев. Тамашаны киләчәктә районыбыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында күрсәтү күздә тотыла.