Әтнә театры Екатеринбургка — Халыкара фестивальгә китә

Әтнә театры Екатеринбурга шәһәрендә узучы "Коляда-plays" Халыкара театр фестиваленә юл тота. Театр 5 ноябрьдә "Фронтовичка" спектаклен (режиссеры — Илсур Казакбаев) Екатеринбургның «Щелкунчик» балет театрында тәкъдим итә. Спектакльне "Золотая маска" эксперты Оксана Кушляева да тамаша кылачак.