Театр тарихы
Театрның юл башы...
Әтнә халкы - искиткеч театраль халык. Ни өчен болай - Ходай үзе генә белә, тик хаклык шунда: милли сынлы сәнгать, яки, әйтик, опера, балет дистәләгән еллар яшәп тә, Әтнә якларына килеп җитә алганнары юк әле, ә татар театры, дөньяга туып, аягына басуга ук беренче адымнарын Әтнәгә таба атлаган.

Уйлап карагыз: гасыр башында дини кануннар кысаларыннан үсеп чыккан шәкертләр, алдынгы фикерле татар зыялылары мәдрәсәләрдә, аерым кешеләрнең өйләрендә качып - посып "театр уйный" башлаганнар.

Ә инде 1906 елның декабрендә татар театры үзенең дөньяда барлыгын яшермичә әйткән:? Казанда беренче ачык спектакль куелган.

Ә тагын 12 елдан (тарих өчен мизгел дә түгел бу) Театр әтнәлеләр капкасын шакыган. Шакып кына калганмы щле - тупсаларыннан ук алып ыргыткан! Һәм шул ерактагы, болгавыр 1918 елдан бирле Әтнәләрнең ишек- капкалары театр дигән бөек сәнгать өчен гел ачык, клуб сәхнәләрендә генә түгел, һәр йортта ул - иң сагынып көтелгән кунак, иң хөрмәт ителгән киңәшче, иң ышанычлы сердәш, иң якын дус...

Гомәр Мәрдәнов
Марат Хәбибуллин

Әтнә Халык театры актерлары
Вәсилә Сабирова
Галимә Сибгатуллина
Гөлнур Хәкимова
Җәүһәрия Мәрдәнова
Зәкия Сафиуллина
Ирек Садриев
Мөбәрәк Сабиров
Наҗия Әскәрова
Рәфкат Хәкимов
Таһир Гыйләҗев
Тәлгать Шаһиев