«Көрәктән - сәнәк»

Комедия
Премьера датасы 2019 ел 26 декабрь

Спектакль 1 сәгать 30 минут бара

(яшь категориясе 16+)
Жан Батист Мольерның дөньякүләм танылган комедиясенең асылын, халык мәкален бераз үзгәртеп, «Көрәктән сәнәк булу» дип атап булыр иде. Спектакль каһарманы (безнең заман геройлары да үзләрен танырлар!) акча һәм байлык дөнья белән идарә итә дип уйлый, үзен югары катлам вәкиле дип танытырга тырыша, үзе дә шул татлы ялганга ышана. Акча Журденны затлы һәм зыялы итәме, әллә көлкегә калдырамы? Дөнья классик драматургиясе җәүһәре тамашачыга мәңгелек хакыйкать хакында елмаю аша сөйләргә җыена.


Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Куючы режиссер – Ринат Бекташев
Рәссам – Ринат Бекташев
Композитор – Юрий Федоров
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов


Рольләрне башкаралар:
Журден әфәнде - Марат Хәбибуллин
(ТР атказанган артисты) , Нияз Заһидуллин
Журден ханым - Лилия Мөхәммәтҗанова,
Рәсимә Асрутдинова
Люсиль - Гүзәл Гафарова, Рәзилә Мөхлисуллина
Клеонт - Фаяз Хөсәенов
Доримена - Рәзинә Заһидуллина,
Ләйсән Каюмова


Дорант - Дамир Сидеев
Николь - Рәзилә Мөхлисуллина, Зөлфия Әхәтова
Ковьель - Раил Сәләхиев
Музыка укытучысы, Тегуче - Нияз Заһидуллин
Бию укытучысы - Илфат Шәрифуллин
Фехтование укытучысы - Айдар Вәлиев
Философия укытучысы - Таһир Габидуллин
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар