Видеоархив

«Туган туфрак» (12+)

Режиссер – Р. Фазлыев
Рәссам – С. Скоморохов
Композитор – М. Әхмәтшин
Тавыш операторы - И. Гатиятуллин
Яктырту цехы – Р. Кыямов
Киендерү цехы – Л. Хәкимова, И.Абдуллина

Кеше язмышларының фаҗигале чуалышында сугыш кына гаеплеме икән? Галимә сайлаган юл дөресме, ул инанган хакыйкать чынбарлыкка туры киләме? Сөйгәне хакына Игорьнең үз бәхетен корбан итүен акларга буламы? Гомер буе җавапсыз мәхәббәткә тугры калу кирәкме? Гаиләсе өчен җанын да фида кылырга әзер, чарасыз калган Арслан өчен мәхәббәт – газапмы? Драматург сугыштан соңгы елларда хатын-кыз язмышларына мөрәҗәгать итә, алар аша ватанпәрвәрлек, бурыч, мәхәббәт һәм тугрылык хакында уйланырга этәрә.