Видеоархив

«МУЛЛА» (12+)

Режиссер – Р. Фазлыев
Рәссам – С. Скоморохов

«Мулла» спектакле — дөнья, заман, җәмгыять, яшәү хакында уйланыр өчен җитди сәбәп, рухы белән дингә якын булучыларга бигрәк тә. Автор Т. Миңнуллин тамашачы алдына психологик күзлектән караганда шактый катлаулы ситуацияне китереп куя. Берьюлы берничә проблема, бик күп сораулар. Яшь эшкуар Самат туган авылында мәчет салдыра. Аллаһ йорты буш тора, анда йөрүче юк. Нигә? Тамашачы җавап табарга тиешле беренче сорау бу. Самат беркемгә кирәге булмаган яңа мәчеттә эшләргә Әсфәндияр хәзрәтне чакыра. Муллага бары 22 яшь. Яңа урында аңа үзен ничек тотарга? Нәрсәдән башларга? Болар барысы да спектакль сюжетына кискенлек өсти, әсәр каһарманнарына теләктәшлеккә этәрә. Өстәвенә Әсфәндияр хәзрәтнең моңа кадәрге тормышының да гади генә булмаганлыгы ачыклана: әти-әнисез үскән, инде балигъ булмаганнар колониясенең бар кыенлыгын үтәргә өлгергән икән ләбаса ул! Соңрак мәдрәсә тәмамлаган. Күренеп тора, уйланырга җирлек бар. Спектакль җитди проблемалар хакында уйланучы, тормышны тирәннән аңлап, мәңгелек кыйммәтләр биеклегеннән фикер йөртүчеләр өчен.