Яңалыклар һәм вакыйгалар

Театрда — Гомәр Мәрдәновны искә алу кичәсе

2020 елның 15 ноябрендә Әтнә театрының бөек режиссеры, үзешчән сәхнә каһарманы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Марсель Сәлимҗанов исемендәге дәүләт премиясенең беренче лауреаты Гомәр Ханнан улы Мәрдәновка, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде. Әмма, ни кызганыч, Гомәр ага арабызда юк инде... “Шәхес турында хәтерләүчеләр бар икән, димәк ул исән” - халык телендә йөргән әлеге канатлы сүзләрнең хаклыгын дәлилләп, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында Гомәр Мәрдәновны искә алу кичәсе узды. Легендар режиссерның язмышын, димәк, Әтнә төбәгенең язмышын да колачлаган әлеге театраль чарада Гомәр аганың олы хезмәтен, фидакарьлеген, ватанпәрвәрлеген күзалларга мөмкинлек туды.

Әлеге чара театрның Ютуб каналында турыдан-туры трансляцияләнде. Аны 632 кеше карады. Кичәнең язмасын сайтыбызның Видеоархив бүлегенә кереп карарга мөмкин.