Яңалыклар һәм вакыйгалар

ӘТНӘ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ - "ТАНТАНА" ТЕАТРАЛЬ ПРЕМИЯСЕ НОМИНАНТЛАРЫ!

«Тантана» республика театр премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегендә Әтнә театры артистлары да бар! «Иң яхшы хатын-кыз роле» — Сиренә Хисмәтуллина; «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» — Зөһрә Мөхәммәтгалиева; «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» — Фаяз Хөсәенов. Җиңүчеләр 27 март — Халыкара театр көнендә билгеле булачак. Артистларыбызга уңышлар телибез!