Яңалыклар һәм вакыйгалар

ИГЪТИБАР! 11 октябрьдән тамаша залларында тамашачы 50% тан да артмаска тиеш!

Хөрмәтле тамашачылар!

ТР Министрлар Кабинетының 07.10.2021 көнне кабул иткән «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» гы 960нчы карары нигезендә, 2021 елның 11 октябреннән театрларның тамаша залларында тамашачы 50% тан да артмаган очракта QR-кодлар таләп ителми. Хәзерге вакытта Әтнә театрының спектакльләренә билетлар залның 50%на гына сатыла . Барлык сатып алынган билетлар да гамәлдә. Театр штат режимында эшли.
Иң мөһиме — шәхси профилактика чаралары турында онытмагыз!

Хөрмәт белән, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры.