Яңалыклар һәм вакыйгалар

Әтнә театры - телевизион тапшыруда

Бүген Әтнә театры артистлары катнашында ТНВ каналының «Әдәби хәзинә» тапшыруы төшерелде. Тапшыру якташыбыз, күренекле галимә Тәэминә Биктимеровага багышланган. Төбәгебезнең танылган шәхесе Әтнәгә үзе дә кайтып, съемкаларда катнашты, төшерү төркеменә киңәшләрен бирде.