Яңалыклар һәм вакыйгалар
Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре
БҮГЕН ӘТНӘ ТЕАТРЫНДА - "Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" иҗат лабораториясе үтте. Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарыннан 83 коллективтан 102 кеше актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар алды. Үзешчән коллективларга остазлык дәресләрен Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре -
Земфира Ибәтова, Азат Зарипов,
танылган хореограф
Нурбәк Батулла
, композитор
Марат Әхмәтшин
, театр рәссамы
Илшат Вилданов
, ут буенча рәссам
Илшат Сәяхов
, театрның баш режиссеры
Рамил Фазлыев
бирде.
2021-02-27 22:09