Яңалыклар һәм вакыйгалар

“Акчарлаклар” спектакле премьерасы

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә 2023 елның июнь аенда Әхмәт Фәйзи пьесасы буенча куелган “Акчарлаклар” мелодрамасы дөнья күрде. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйды. Күмәк сәхнәле, җыр-биюгә корылган мелодраманы тамашачы бик җылы кабул итте.
Сентябрь аенда исә Әтнә театрына Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашып, илебез алдында республикабызның данын яклау бәхете елмайды. Чечен тамашачысына театр “Акчарлаклар” мелодрамасын тәкъдим итте. Спектакльдән соң үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургали улы да әлеге вакыйга белән уртаклашып, рәхмәтен әйтте.

---------------------

На сцене Атнинского татарского государственного драматического театра имени Габдуллы Тукая в июне 2023 года была поставлена мелодрама “Акчарлаклар” ("Чайки") по пьесе Ахмета Файзи. Режиссер спектакля – Рамиль Фазлыев.
А в сентябре Атнинскому театр представил этот спектакль в рамках Дней культуры Татарстана в Грозном. После спектакля на своей странице в социальной сети Раис Республики Татарстан Рустам Нургалиевич поделился этим событием и поблагодарил нас.