Яңалыклар һәм вакыйгалар

Театрда сезон ачылды

Әтнә театры чираттагы театраль сезонын Рабит Батулла пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Кичер мине, әнкәй" спектакле премьерасы белән ачып җибәрде. "Кичер мине, әнкәй" спектакле премьерасын танылган язучы, драматург, пьесаның авторы Рабит Батулла, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова һәм башка мөхтәрәм шәхесләр тамаша кылды.