Яңалыклар һәм вакыйгалар

ӘТНӘ ТЕАТРЫ - КАМАЛ СӘХНӘСЕНДӘ

Театрыбыз Казан гастрольләре кысаларында Камал театры сәхнәсендә башкала тамашачысына "Беренче мәхәббәт" спектаклен тәкъдим итте. Зал тутырып килгән тамашачы арасында Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде. Спектакльдән соң ул артистларыбыз белән аралашып, үзенең рәхмәтләрен һәм соклануын җиткерде.