Яңалыклар һәм вакыйгалар

ТЕАТРГА ОНЛАЙН РЕЖИМДА БИЛЕТ АЛУ

Кадерле дуслар! Без һәрчак "Безнең тамашачы - иң яхшысы!" дип кабатларга яратабыз. Бу дөрестән дә шулай! Спектакльләргә билетларны онлайн режимда алу мөмкинлеген дә сез шатланып кабул иттегез, бүгенге көндә билетларның 60%ы сайтыбыз аша алына.

Шулай да онлайн режимда билет алу мөмкинлеге барын яисә тәртибен белмәгәннәр өчен әлеге инструкцияне кабат урнаштырырга булдык.