Видеоархив

«БӘХЕТ КОШЫ» (0+)

Режиссер – Рамил Фазлыев (Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам – Геннадий Скоморохов
Композитор – Юрий Федоров
Хореограф – Айрат Баһаветдинов, Лилия Баһаветдинова
Тавыш операторы – Динур Сәмигуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов
Киендерү цехы – Ләйлә Хәкимова, Илсия Абдуллина

Тылсымчының бүләге ярдәмендә Тилтил һәм Митил әйберләрнең җаннарын күрә белү мөмкинлегенә ия булалар. Яктылык рухы барысын бергә серле сукмаклардан хәтәр сәяхәткә алып чыга. Пьеса авторның «Яшеренне күрү өчен кыю булырга кирәк» дигән тирән идеясе белән сугарылган. Бәхетне читтән эзләмә, ул синең янәшәңдә, бары күрә, тоя белергә генә кирәк — спектакль тамашачыга әнә шул хакта сөйли. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең матди ярдәме белән «Кече шәһәрләр» проекты кысаларында чыгарылды