Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов
Әтнә районы Иске Җогып авылында 1930 елның 15 ноябрендә туа. Авыл мәктәбеннән соң, Казан театр училищесында укый. Аннан соң армия сафларында хезмәт итә. Белемгә, сәхнәгә булган омтылышы, таланты аны олы сәнгать юлына алып чыга.
1955−1959 елларда ул Кенәр авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.
1959 елда Олы Әтнә авылының мәдәният йортында үзешчән театраль коллектив белән җитәкчелек итә башлый. Әлеге шәхес белән театрда яңа чор, әйтергә кирәк, алтын чор башлана. Коллективны профессионал дәрәҗәгә күтәрү, репертуарга талымлылык, режиссура, декорацияләр, музыкаль бизәлеш — барысы да иң югары сәнгать дәрәҗәсендә булырга тиеш дигән кагыйдә Әтнә театрының иманына әверелә.
1966 елда театр Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективыннан Халык театры дәрәҗәсенә үсә. Хәзерге заман булса, театрның уңышлары феноменаль дип бәяләнер иде.
Әтнә театры Сәет Шәкүровның «Уракчы кыз» спектакле өчен 1966 елда Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотры лауреаты, Ч. Айтматовның «Югалган бәхет» драмасы белән 1973 елда кабат лауреат һәм 1977 елда өченче мәртәбә Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотры лауреаты һәм Бөтенсоюз фестивале лауреаты (М.Әмир «Миңлекамал») дипломнарына лаек була. Шуны да истән чыгармыйк: ул чорда бит Әтнә - хәтта район үзәге дә түгел! Юлсыз-нисез, үги бала хәлендә калган гап-гади бер авыл! Күп еллардан соң, тарихи хакыйкать торгызылып, Әтнә кабаттан үз асылына кайткач, район башлыгының: «Әтнәне Әтнә итеп театры саклап калды!» дигән сүзләрдә никадәр хаклык, иң караңгы елларда да рух бөтенлеген, ватанпәрвәрлек хисен җуймыйча сәнгатькә, туган халкына хезмәт иткән халык театры артистларының тормыш кыйбласы чагыла. Гомәр Мәрдәнов, Җәүһәрия Хәйруллина, Гөлнур һәм Рәфкать Хәкимовлар, Таһир Фәйзрахманов, Таһир Габидуллин, Револь Мөхтәров, Зәкия Сафиуллина, Галимә Сибгатуллина, Таһир Гыйләҗев… Әтнә театрының данын бөтен илгә тараткан, профессионал театрлар көнләшерлек репертуар туплап, сәхнәдә бернинди ташламасыз чын сәнгать тудырган артистларның һәрберсе алдында баш иярлек!
1968 елны Гомәр Мәрдәновка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
1976 елда «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнә.
2015 елда Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче Республика премиясенә лаек була.
Нәкъ менә Гомәр аганың иҗади таланты Әтнә халык театры нигезендә профессиональ коллектив оештыруга шартлар тудырды.
Театр, 2011 елны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән дәүләт статусы алып, Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры буларак халкыбызга хезмәт итә.
Театрны Ленур Илфир улы Зәйнуллин җитәкли. Баш режиссер — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Радик улы Фазлыев.
Әтнә театры тамашачыларын халыкчан, милли драматургиягә нигезләнгән спектакльләр белән дә, заманча авторларның, тәрҗемә пьесалар буенча сәхнәләштерелгән премьералар белән дә һәрчак сөендереп тора. Халыкара театр фестивальләрендә даими катнаша. Татарстан шәһәр-районнары, Россия регионнары, хәтта чит илләргә дә иҗади сәфәрләрдә еш була.
Лаеклы ялга чыкканнан соң да Гомәр ага Мәрдәнов театр дөньясы, Әтнә театры язмышы белән һәрдаим кызыксынып яшәде, Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының кадерле кешесе, мөхтәрәм киңәшчесе, тәнкыйтьчесе булды.
Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов 2019 елның 14 гыйнварында вафат булды.Әмма аның рухы яши, ул куйган спектакльләр — тамашачыбызның хәтерендә, аның кыйбласы — Әтнә театрының киләчәккә илтер юлы ул. Театрның алга таба да уй-ниятләре саллы, планнары зурдан. Татарның рух бөтенлеген саклаучы, үз кыйбласына тугры калучы буларак, Әтнә театры — Мәрдән театры биеклегендә яңа иҗади киңлекләргә атларга язсын.
Сәет Шәкүров
«УРАКЧЫ КЫЗ»
(драма 8 картинада)
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Рәссам — Әнвәр НАГАЕВ
Спектакльнең премьерасы 1966 елның 4 декабрендә Татар Алаты авылында була.
Олы Әтнәдә премьера — 11 декабрьдә.
Мирсәй Әмир
«ТОРМЫШ ҖЫРЫ»
(драма 4 пәрдәдә)
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Рәссам — Әнәс ТУМАШЕВ
Композитор — Хөснул ВӘЛИУЛЛИН
Спектакльнең премьерасы 1969 елның 18 апрелендә Олы Мәңгәр авылында була.
Олы Әтнәдә премьера — 26 апрельдә.
Зәйни Шаиһиморатов
«ХӘЯТ»
(драма 3 пәрдәдә)
Постановщик — Марсель СӘЛИМҖАНОВ
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Композитор — Шакир МӘҖИТОВ
Рәссам — Әнәс ТУМАШЕВ
Баянда — Револь МӨХТӘРОВ
Спектакльнең премьерасы 1972 елның 28 апрелендә Ключи Сап авылында була.
Олы Әтнәдә премьера — 7 майда.
Чыңгыз Айтматов
«ЮГАЛГАН БӘХЕТ» («КЫЗЫЛ ЯУЛЫКЛЫ ГҮЗӘЛКӘЙ ГЕНӘМ»)
(драма 3 пәрдәдә)
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Рәссам — Әнәс ТУМАШЕВ
Спектакльнең премьерасы 1973 елның 20 апрелендә Комыргуҗа авылында була.
Олы Әтнәдә премьера — 30 апрельдә.
Мирсәй Әмир
«МИҢЛЕКАМАЛ»
(драма 3 пәрдәдә)
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Рәссам — Фәрит ФӘХРИЕВ
Спектакльнең премьерасы 1976 елның 21 февралендә Бәрәзә авылында була.
Олы Әтнәдә премьера — 5 һәм 27−28 мартта.
Хәй Вахит
«КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА»
(водевиль 3 пәрдәдә)
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Рәссам — Мәэмүн СУТЮШЕВ
Композитор — Сара САДЫЙКОВА
Балетмейстер — Әхәт ШАКИРОВ
Спектакльнең премьерасы 1982 елның 20 февралендә Яңа Шашы авылында була.
Олы Әтнәдә премьера — 26−28 февральдә.
Аяз Гыйләҗев
«БИШ БАРМАКТА БИШ БАЛДАК»
(комедия 2 кисәктә)
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Спектакльнең премьерасы 1986 елның 3 апрелендә Яңа Шашы авылында була.
Олы Әтнәдә премьера — 8−9 майда.
Туфан Миңнуллин
«БЕЗ БИТ АВЫЛ МАЛАЕ»
(ике пәрдәле комедия)
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Рәссам — Марат ХӘБИБУЛЛИН
Биюләрне куйды — Әхәт ШАКИРОВ
Музыка оформлениесе — Радик ГАТАУЛЛИН
Спектакльнең премьерасы 1998 елның 25 ноябрендә Мари Комыргуҗасы авылында була.
Олы Әтнәдә премьера — 1999 елның 22 январьда.
Наил Гаетбаев
«НИЧЕК КИЯҮГӘ ЧЫГАРГА?»
(моңсу комедия 2 пәрдәдә)
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Биюләрне куйды — Әхәт ШАКИРОВ
Музыкаль бизәлеш — Фарис БИККИНИН, Илнур ЗАРИПОВ
Спектакльнең премьерасы 2002 елның 19 январендә Иске Өҗем авылында була.
Олы Әтнәдә премьера — 30 мартта.
Сәет Шәкүров
«ШӘМДӘЛЛӘРДӘ УТЛАР ЯНА»
(драматик повесть 2 бүлектә)
Режиссер — Гомәр МӘРДӘНОВ
Спектакльнең премьерасы 2004 елның 8 маенда Олы Әтнәдә була (техникум залында ветераннарга күрсәтелә).
Олы Әтнә Мәдәният һәм спорт үзәгендә - 2005 елның 7 декабрендә.