ТЕАТРДА - КУНАКТА!

Бүген Әтнә театрына Олы Әтнә мәктәбе укучылары кунакка килде. Хәзерге заман балаларын ничек шаккаттырырга, ничек театр дөньясы белән кызыксыну уятырга икән дип уйландык та, аларны театрның эчке кухнясы белән таныштырырга булдык! Артистыбыз Дамир Сидеев укучыларга театр костюмнары турында сөйләде, балалар бик теләп аларны киеп тә карадылар. Ә постановка цехы башлыгы Рәмис Галиев укучыларга бутафория цехы серләрен бәян итте, балалар реквизитларны тотып карап, аларның ничек, нәрсәдән ясалганын белде. Соңрак укучылар театр костюмнарын костюмернаяга нәкъ чын артистларча тапшырдылар, Алсу апаларыннан сәхнә костюмнарын тегү буенча сорауларына җаваплар алдылар.

Театрга шундый күңелле сәяхәтләр, кызыклы очрашулар ел буе дәвам итәчәк, традициягә әверелер дип ышанып калабыз.