Театр тарихы
Татар театры, дөньяга туып аягына басуга ук, беренче адымнарын Әтнәгә таба атлаган...
Әтнә ягы – ак як, мәгърифәтле як. Әдәбият - сәнгать белән кызыксынучы халык яши биредә. Театр сәнгатенә тартылу Әтнә халкын читләтеп утми. Шул унайдан 1918 елның декабрь аенда Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшчеләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин җитәкчелегендә үзешчән артистлар мәктәп бинасында (Фазылҗан бай йорты) Казан артисты Фәхриевның "Бәхет кошы" исемле ике пәрдәлек комедиясен сәхнәләштерәләр. Әтнә театрының тарихы да шул көннән башланып китә. Беренче уңыш Әтнә артистларының күңелен күтәреп җибәрә һәм алар бик тырышып шул ук Фазылҗан бай йортында Г.Камалның "Беренче театр" комедиясен уйныйлар.

Ә 1925 елда коллективка яшь җитәкче, профессиональ артист Җәләл Камалов килә. Аның җитәкчелегендә үзешчән театр коллективы үзенең эшен тагын да яхшырта. Яшь режиссер Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану"ын, Галиәсгар Камалның "Банкрот"ын, "Бәхетсез егет"ен куя. Коллектив ныгый, иҗади тәҗрибә туплый, киләчәктә театрның горурлыгы булып торган яңа һәвәскәрләр килә: Галимә Сибгатуллина, Котдус Баязитов, Юныс Фарсин, Мөбәрәк Хәсәнов, Зәкия Сафиуллина, Гөлсем Габдрәшитова һәм башкалар. Шул елларда ук Әтнә театры белән Татар дәүләт академия театры арасында дуслык җепләре урнаша - 1932 елны Олы Әтнә авылына гастрольгә Татар дәүләт академия театры кайта. Һәвәскәрләр белән танышкач алар Әтнәдә колхоз – совхоз театрының күчмә филиалын булдыруны тәкъдим итәләр. Артист Илдар Мәҗитов ярдәме белән колхоз – совхоз театрының күчмә труппасы барлыкка килә. Ул 1936 елга кадәр профессиональ театр буларак эшли.
тулырак укырга ...
Сугыш алды елларында, бик авыр чор булуга карамастан, театр сәнгатенә игътибар кимеми. Коллектив ике тапкыр: "Булат бабай семьясы" һәм "Галиябану" драмасы белән Арчада үзешчән коллективларның районара смотрында катнашып, беренче урынны ала, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Бу чорда театрны Котдүс Баязитов һәм Гарифулла Төхватуллин җитәклиләр. Ә сугыш вакытында халыкның рухын ныгытып, ышаныч, көч, өмет өстәп никадәр спектакльләр һәм концертлар куела! Ирләрнең кубесе сугышта булу сәбәпле, аларнын рольләрен хатын-кызлар башкара. Ниһаять, көтеп алынган жиңү көне килеп житә һәм Әтнә халкы уз алдына театр сәнгатен тагын да югарырак урләргә күтәрү максатын куя. Сугыштан соң совет кешеләренең көндәлек тормышын чагылдырган күп кенә пьесалар куела. Мәсәлән, 1946-50 елларда "Дуслык", "Изге амәнәт", "Күңел дәфтәре", "Кайту", "Наилә", "Чын мәхәббәт", "Ялкын", "Бүләк", Төнге сигнал" һәм башка әсәрләр буенча куелган спектакльләр дөнья күрә. 1946 – сугыштан соңгы беренче тыныч елда гына да К.Шамилнең "Җәмилә"се, М.Әмирнең "Тун ачуы", Т.Гыйззәтнең "Чаткылары", Ф.Хөснинең "Урманда", Ш.Мәҗитнең "Сөеклеләр"е, зур уңышлар белән сәхнәләштереләләр.

1959 елда замана үзгәрешләре белән бергә, театрга үзешчән коллектив белән җитәкчелек итәргә, театр училищесында белем алган Гомәр Мәрдәнов кайта. Яшь режиссер беренче көннән үк спектакльләрне профессиональ дәрәҗәдә кую һәм уйнау турында уйлана. Т. Гыйззәтнең "Шомлы көннәр", К. Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар", К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл", М.Әблиевның "Шәмсекамәр", М. Кәримнең "Кыз урлау", А. Гыйләҗевның "Көзге ачы җилләрдә" әсәрләрен сәхнәләштереп, Гомәр Мәрдәнов һәм коллектив зур сынауларны узалар.

Тырыш коллективның хезмәте тиешенчә бәяләнә һәм РСФСР мәдәният министрының боерыгы нигезендә ТАССР Мәдәният министрлыгы 1966 елның 1 июленнән Арча районы Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективына халык театры исемен бирә. Ул елларда төрле смотрлар, конкурслар күпләп уздырылган. 1966-67 елларда Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышланган Бөтенроссия смотры һәм Бөтенсоюз фестивалендэ Әтнәлеләр Сәет Шәкүров пьесасы буенча куелган "Уракчы кыз" спектакле белән катнашып, беренче дәрәҗә диплом белән буләкләнәләр һәм зональ смотрга чакырылалар. 1967 елның 7 февралендә Әтнә халык театры Йошкар-Ола шәһәрендә уздырылган зона смотрында катнашып, комиссия тарафыннан аеруча югары бәяләнә һәм I дәрәҗәдә лауреат дипломына лаек була. 1968 елның 20 апрелендә театр 50 еллыгын уздыра. Олы юбилей белән котлап, Татарстан культура министры урынбасары Ю. Әминов театрга Татарстан АССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасын тапшыра. 1973 елның май аенда коллектив Ч. Айтматовның "Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм" повесте буенча эшләнгән "Югалган бәхет" спектакле белән Ульяновск шәһәрендә уткәрелгән зона смотрында катнаша. Бөтенроссия зона смотрында 19 театр коллективы арасында Әтнә халык театры беренче урынны яулый һәм икенче мәртәбә "Бөтенроссия смотры лауреаты" дипломына лаек була. Галимә Сибагатуллина, Җәуһәрия Хәйруллина, Реваль Мөхтәров, Наил Сабиров, Дәмирә Билалова, Гомәр Мәрдәнов лауреат исеме яулыйлар. Нәтиҗәдә театр коллективы Мәскәугә – халык театрларының Бөтенсоюз фестиваленең йомгаклау декадасына чакырыла.

Әтнә театрының даны көннән - көн үсә. 1973 елның 12 декабрендә Әтнә театры коллективы "Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм" әсәре буенча куелган "Югалган бәхет" спектаклен Мәскәү шәһәренең Пушкин исемендәге драма театры сәхнәсендә куя һәм бик күп алкышларга ия була. Спектакльне карагач, театрның баш режиссеры О. Ремез әйтә: "Художественная самодеятельность выросла в мощную творческую силу, подтверждением чего является успешное сегодняшнее выступление сельского народного театра на сцене профессионального столичного театра».

Театр сәнгатен үстерүдәге олы хезмәте очен 1976 елда Гомәр Мәрдәнов "Хезмәт Кызыл Байрагы"ордены белән бүләкләнә. 1977елның 20 апрелендә Беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендә Әтнә халык театры Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал"әсәре буенча әшләнгән спектакль белән катнашып Бөтенсоюз фестивале лауреаты һәм өченче мәртәбә Бөтенроссия смотры лауреаты дипломнарына лаек була һәм "Зур алтын медаль" белән бүләкләнә. Спектакльдә катнашкан артистлар: Г.Сибгатуллина, М.Хәсәнов, М.Сабиров, Р.Хәкимов, Җ.Мәрдәнова, Г.Хәкимова, Т.Шаһиев, Т.Фәйзрахманов, И.Сөнгатова, И.Садриев, В.Диңгезбаева, Р.Нәҗмиев, Р.Гатауллина, Г.Мәрдәнов "Кече алтын медаль" белән бүләкләнәләр, лауреат һәм төрле дәрәҗәдәге дипломант исемнәрен яулыйлар.

Унышлар унышка ялганып кына тора! 1980 елда КПССның чираттагы, егерме алтынчы съездына багышлап республика халык театрлары, үзешчән драма коллективлары смотры уздырыла. Әтнә халык театры бу смотрда "Кичер мине, әнкәй!" драмасы белән катнаша һәм уңышлы чыгыш ясап 1 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә.

Ә 1981 елда "Кичер мине, әнкәй!" спектакле Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша. Әтнә халык театры 2 нче дәрәҗә дипломга лаек була, режиссер Гомәр Мәрдәнов көмеш медаль белән бүләкләнә. 1982 елда республика күләмендә халык театрларына уздырылган аттестацияләүдә Х.Вахит әсәре буенча куелган "Күк капусы ачылса" спектакле жюри тарафыннан "Иң яхшы куелган спектакль"дип бәяләнә. Коллективка лауреат исеме, ә Рәмзия ролен башкарган Дания ИбраҺимовага "Хатын – кызлар ролен ин яхшы башкарган өчен" дипломы бирелә. 1984-85 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгына багышлап Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты смотры үткәрелә. Җиңү бәйрәмендә театр коллективы Әхсән Баяновның драматик повесте буенча «Һәйкәл» спектаклен әзерли. Театр коллективына Бөтенсоюз смотры лауреаты исеме бирелә. 1993 елның 24 декабрендә театрның 75 еллыгына багышланган зур бәйрәм үткәрелә. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән үзешчән театр сәнгатен үстерүгә зур өлешен керткән өчен Әтнә халык театры коллективы Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Алдагы елларда театр яңа ижади эзләнүләр юлын дәвам итә. Туфан Миңнуллинның «Гармун белән скрипка», «Без бит авыл малае!», Наил Гаетбаевның «Ничек кияүгә чыгарга?», Сәет Шәкүровның «Шәмдәлләрдә утлар яна» әсәрләре куела.

2003 елда Казан шәһәрендә уздырылган Республика халык театрлары атналыгында Әтнә халык театры Наил Гаетбаевның «Ничек кияүгә чыгарга?» спектакле белән катнашып, лауреат дипломы белән бүләкләнә. 2004 елның 23 апрелендә Әтнә халык театрының 85 еллыгына багышланган тантана - юбилее белән котлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Мактау грамотасы тапшыра. 2006 елдан башлап Әтнә халык театрын Илфат Рәфкать улы Хәкимов җитәкли. Аның тарафыннан Илшат Юмагулов әсәре буенча «Мәхәббәт кошлары» һәм Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» музыкаль комедиясе сәхнәләштерелә. 2008 елда театр 90-еллык юбилеен билгеләп үтә. Х.Вахитның "Күк капусы ачылса" спектакле яңадан куела. Коллектив театр сәнгатен үстерүдә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президентының "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнә.

2009 елдан театрның режиссёры итеп Рамил Фазлыев билгеләнә.Ул, үз чиратында, үзенең тырышлыгы, максатчанлыгы белән театрның үсешенә зур өлеш кертә. Аның тарафыннан З.Хәкимнең "Мин сине яратам", Х.Вахитның "Җырым табар сине", Т.Миңнуллинның "Мулла" әсәрләре куела."Мулла" спектакле "Идел-йорт" халык театрларның Республика фестивалендә гран-при яулый (2010).

Президент Рөстәм Миңнеханов указы һәм министрлар кабинеты карары нигезендә Әтнә халык театрына 2011 елда дәүләт статусы һәм Габдулла Тукай исеме бирелә. Профессиональ театрның беренче спектакле - Ф.Бүләковның "Сөясеңме-сөймисеңме" әсәре була, ул театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан бик югары бәяләнә. Әтнә театрының спектакльләрен халык һәрвакыт үз итеп, яратып көтеп ала. Шулай ук театрның баш режиссеры Рамиль Фазлыев -Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, артист Марат Хабибуллин - Татарстан Республикасының атказанган артисты исемнәренә лаек булдылар.

Коллектив талантлы яшьләр белән тулылана, алар труппаның иҗади егәрен тагын да арттыралар. Соңгы елларда гына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театраль премиясенең төрле номинацияләрендә катнашып яшьләребез арасыннан Гүзәл Гафарова, Зөһрә Мөхәммәтәглиева, Фаяз Хөсәенов дәрәҗәле исемнәр, дипломнар яуладылар. Яшьләр белән бер рәттән сәхнәдә халык театры заманасыннан эшләп килгән хөрмәтле өлкәннәребез: Камил Бәйрәмов, Таһир Габидуллин, Фирдания Хайруллина кызыклы образлар тудырып тамашачыга җиткерәләр.

Шунысы куанычлы, труппа авыл тамашачысын гына сөендереп калмый, ә Республика һәм аннан читтәге өлкәләргә дә танылып: Себер регионы, Мәскәү, Ульян, Самара, Оренбург, Ижау тамашачыларына үзенең иҗатын бүләк итә.Традиция буенча ел саен Әтнәлеләр февраль аенда гастрольләр белән Мәскәүгә, яз көннәрендә Камал сәхнәсенә чыгалар. Яңарак кына, Әтнә дәүләт драма театры коллективы Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектакле белән гастрольләрдә булып кайтты. Сәфәр бөек кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы кысалары уңаеннан оештырылган иде. Гастрольләр тәмамланганнан соң Әтнә театры коллективы өчен Иссык күльгә һәм Тянь-Шань тавы итәгенә экскурсияләр оештырылды. Кыргызстан татар конгрессы һәм Әтнә театры җитәкчеләре арасында үткәрелгән чараның нәтиҗәләре буенча фикер алышканнан соң, үзара алга таба хезмәттәшлек итү планнары да билгеләнде.

Бүгенге көндә театр төрле жанрдагы күләмле спектакльләр куеп, актив иҗат тормышы белән яши. 2018 елның 12 октябрендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 8 (101) театраль сезонын Шәриф Хөсәенов пьесасы буенча куелган «Әниемнең ак күлмәге» ("Әни килде") спектакле белән ачып җибәрде. Әтнә тамашачысы һәм килгән кунаклар спектакльне бик яратып кабул иттеләр. Алкышлар тынып торган арада театр директоры Ленур Зәйнуллин коллективны сезон ачылышы белән котлап, тамашачыны театрның 100-еллык юбилеена бәйле киләчәккә планнар белән таныштырды. Шулай ук тамашачыларга юбилей уңаеннан Татарстан Республикасының дәүләт театрлары тарафыннан Әтнә театры сәхнәсендә куелачак спектакльләре турында әйтте. Юбилейга багышлап, театр тарихын чагылдырган китап чыгачагын белдерде. Аның авторы Әтнә театры артисты Марат Хабибуллин. Быелгы сезонда чыгачак яңа премьералар да игълан ителде: "Культура малой Родины» проекты финанс ярдәме белән М. Метерлинкның "Күк кош" исемле балалар өчен әкият, Г. Камалның "Безнең шәһәрнең серләре" һәм театраль сезонны А.Батуринаның "Фронтовичка" спектакле ябачак. Күркәм гадәт буенча, үткән театраль сезонда нәтиҗәле хезмәт күрсәткән театр хезмәткәрләре бүләкләнде.
Әтнә Халык театры актерлары
Вәсилә Сабирова
Галимә Сибгатуллина
Гөлнур Хәкимова
Җәүһәрия Мәрдәнова
Зәкия Сафиуллина
Ирек Садриев
Мөбәрәк Сабиров
Наҗия Әскәрова
Рәфкат Хәкимов
Таһир Гыйләҗев
Тәлгать Шаһиев