Әтнә театры сезонын ачты

Әтнә театры яңа сезонын премьера белән ачып җибәрде. Тамашачыга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» премьерасы тәкъдим ителде. Әлеге драматик хикәяне театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән. Премьерага автор үзе дә чакырулы иде.

Спектакль тәмамлангач, бәйрәмнең дәвамы буларак, үткән сезон уңышлары билгеләп үтелде. "Бәхет кошы" спектаклендә төп рольләрне башкарган Мәдинә Хәкимова белән Булат Мөхәммәтҗановка, шулай ук театр артистлары һәм хезмәткәрләренә театрның махсус бүләкләре тапшырылды.