Әтнә театры Екатеринбург шәһәрендә

Әтнә театры Екатеринбург шәһәрендә узучы "Коляда-plays" Халыкара театр фестивалендә чыгыш ясады. Театр фестивальдә Анна Батуринаның "Фронтовичка" спектаклен (режиссеры - И.Ю. Казакбаев) тәкъдим итте.
Спектакльне тамаша кылган экспертлар әтнәлеләр уенына бик югары бәя бирде. Артистлар ансамбле сокландыргыч, спектакль тулы бер организм кебек, бердәм эшлисез, спектакль сулый, декорацияләр, ут куелышы - барысы да югары дәрәҗәдә, диделәр алар. Драманың башыннан ахырына кадәр мотив булып сузылучы Золушка әкияте дә шулкадәр тәңгәл килгән дип хупладылар.
Тамашачы да спектакльне бик яхшы кабул итте, тын да алмый карадылар. Свердлау өлкәсенең татар яшьләре килүе үзе бер шатлык булды. Түбән Шашы авылында туып-үскән, инде 30 елдан артык Екатеринбургта яшәүче Миләүшә ханымның хис-кичерешләрен аңлатырга сүзләре дә җитмәде. Якташларына кайнар сәламнәрен җиткереп калды.
Чиләбе өлкәсеннән ел да махсус фестиваль спектакльләрен карарга килүче Александр Панфиловның да күңеле тулган иде. Театрыбызга рәхмәтләрен җиткергәндә күзләреннән яшьләр тәгәрәде.
Екатеринбургның "Коляда театр" артистлары "Фронтовичка"ны үзгә бер җылылык белән карадылар. Кайчандыр үзләрендә уйналган спектакльнең әтнәлеләр куелышын бик яраттылар.
Спектакльгә пьесаның авторы, Әтнә тамашачысына таныш Анна Батурина да килгән иде. Туганнар кебек сагынышып күрешкәннән соң, ул да драмага карата үз фикерләрен әйтте. Спектакльнең ихлас, чын булуын ассызыклады.
Фестивальдән менә шундый хис-кичерешләр. Артистларыбызга хәерле юллар телик! Алда әле безне янә кызыклы сәфәрләр, тынгысыз иҗат көтә!