ҖИҢҮ!!! ӘТНӘ ТЕАТРЫ - XIII Халыкара «Коляда-Plays» театр фестивале ЛАУРЕАТЫ!!!

"Фронтовичка" спектакле Николай Коляданың бүләгенә лаек булды!
XIII Халыкара «Коляда-Plays» театр фестивале Екатеринбург шәһәрендә уздырылды. Әтнә театры 5 ноябрь кичендә «Щелкунчик» балет театры сәхнәсендә Анна Батуринаның «Фронтовичка» спектаклен тәкъдим итте, театр тәнкыйтьчеләре һәм жюриның югары бәясен алды. Спектакльнең режиссеры — Башкортстан Республикасының Ш. Бабич ис. Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев. Рәссамы — БР атказанган сәнгать эшлеклесе, "Алтын битлек" Россия милли премиясе һәм фестивале лауреаты Альберт Нестеров. Композиторы - Магуля Мезинова. Хореографы – Ольга Даукаева.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк — Екатеринбургтагы әтнәлеләр спектакленә тамашачыны җыю, рекламалау өлкәсендә зур тырышлыкны «Яшен» — Свердлау өлкәсенең татар яшьләре иҗтимагый оешмасы куйды. Милләттәшләребезнең әлеге гамәле Әтнә театры өчен көтелмәгән сюприз һәм шатлык булды.