Әтнә татар дәүләт драма театры Кырымда

Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Кырым республикасының Бакчасарай районында Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектаклен тәкъдим итәчәк.

Әлеге драманы Әтнә халык театры 2009 елда сәхнәләштергән иде. Спектакль театрга "Идел-йорт" фестивалендә гран-при китерде. Дәүләт статусы алганнан соң, 2016 елда яңартылып, кабат торгызылды. Режиссеры - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режисееры - Рамил Фазлыев.

Театр бу сәяхәтне Россиядә Театр елында Кырым татарлары белән очрашып, аларга татар спектаклен күрсәтү өчен оештыра.