ӘТНӘ ТЕАТРЫ - БӘРӘЗӘ МӘКТӘБЕНДӘ
Укучылар белән күңелле очрашулар дәвам итә! Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты, яшь режиссер Дамир Сидеев һәм театр хезмәткәре Гөлүсә Батталова Бәрәзә мәктәбендә булдылар. Балаларны кызыклы театр дөньясы, Әтнә театры тарихы, аның бүгенгесе белән таныштырдылар. Ә иң кызыгы - Дамир абыйлары укучыларга спектакльләргә костюмнар һәм реквизитлар әзерләү серләрен чиште. Костюмнарны киеп, реквизитларны хәтта тешләп караганнан соң балаларның күңелләрендә берсеннән-берсе кызыклы сораулар тууы табигый! Рәхәтләнеп аралашып, серләшеп кайтты Әтнә театры Бәрәзәдән. Очрашулар соңгысы булмаячак - укучылар театр куйган барлык спектакльләрне карап барырга вәгъдә иттеләр!
Left
Right