ТЕАТР - КУНАКТА!!!

Бүген Әтнә театры Комыргуҗа мәктәбе укучылары белән очрашты. Артистларның да, укучыларның да хәтерендә озак сакланыр әле ул - рәхәтләнеп аралаштык, күзләрдән яшь чыкканчы көлдек - күңелле булды! Артсит Дамир Сидеев күрсәткән "Автогонщик", "Первоклашка" миниатюраларыннан илһам алып, балалар үзләре дә "Бакча байлыгы", "Уборка", "Балет" дип исемләнгән, бирем буенча башкарылган миниатюралар күрсәттеләр. Бүгеннән артист булырдай талантлы балалар укый икән Комыргуҗада, дуслаштык үзләре белән!