Афиша
Репертуар
Театр турында
Видеоархив
Элемтә
Радио
Билет алу
Администрация
Труппа
Тарих
Бәяләү
Агымдагы репертуар
Тарихи репертуар
Баш бит
/
Тарихи репертуар
/
"Ике килен-килендәш"
«Ике килен-килендәш»
Музыкаль комедия 2 пәрдәдә
Премьера датасы 2016 елның 27 маенда
(яшь категориясе )
Авылга шәһәрдән хәбәр кайта: Гаделша белән Хәернисаның уртанчы уллары Рәүф күршеләре Сәхибҗамалның кызы Саҗидә белән кунакханәнең бер бүлмәсендә кунганнар!
Ул арада Рәүф белән Саҗидә үзләре дә кайтып төшәләр. Алар бер-берсен яраталар, Рәүф бүген үк өйләнергә, кызны үз өйләренә алып кайтырга әзер. Тик колхозның алдынгы сыер савучысы Саҗидәне Рәүфнең, укыган һөнәре буенча авылда, үз колхозларында эшләмичә, читтә, "шабашта" йөрүе канәгатьләндерми.
Ләкин Рәүф җиңел акчадан баш тартырга әзер түгел. Өстәвенә, "атаклы шабашник" Кәримулла Рәүфкә үз авылында ферма төзеп, зур акча эшләп алырга тәкъдим итә. Колхоз рәисе Шәрифҗан исә Рәүфне дә, аның олы абыйсы – инженер Сәүбәнне дә колхозда калдырырга омтыла.
Өстәвенә, Саҗидәнең язмышын "шабашник" белән бөйләргә теләмәве дә Шәрифҗанның планнарын боза: ул Саҗидәне район Советына депутат итеп сайлатмакчы, тик "өйләнмичә, бергә кундылар", дигән гайбәт бу эшкә аяк чала. Көйли торгач, Саҗидә туйга риза була, әмма Рәүфне кисәтеп куя: никахыбыз – фиктив, кеше сүзеннән качар өчен генә!
Тик егетнең "ташы кызган" – ялган өйләнүгә генә риза түгел, сөйгән яры Саҗидәне чын-чынлап үзенеке итәсе. Ярый әле Саҗидәгә ярдәмгә килендәше Разия килә – икәүләшеп гашыйк Рәүф корган тозакларга эләкмәскә хәйләләр табалар.
Ләкин финалда мәхәббәт барыбер җиңә. Рәүф тә "шабаш" чиреннән дәвалана, ялкау, җилбәзәк сыер савучы Камилә дә акылына килә, ә тискәре персонажлар Кәримулла белән Гыймран көлкегә калалар.
Режиссер
– Р. Фазлыев
Рәссам
– С. Скоморохов
Композитор
– М. Әхмәтшин
Хореографлар
- Айрат Хәмитов, Ләйсән Хәмитова
Рольләрне башкаралар:
Саҗидә
- Сиренә Хисмәтуллина, Зөһрә Мөхәммәтгалиева
Шәрифҗан
- Рәмис Галиев, Марат Хәбибуллин
Камилә
- Сылу Бәйрәмова
Гаделша
- Таһир Фәйзрахманов
Хәерниса
- Фирдания Хәйруллина
Сәүбән
- Азат Хәйретдинов, Айдар Вәлиев
Разия
- Зөһрә Хөсәенова
Рәүф
- Зиннур Һадиев
Әнәс - Раил Сәләхиев
Бибигайшә
- Айгөл Гыйрфанова
Гыймран
- Фаяз Хөсәенов
Сәхибҗамал
- Илсөя Габидуллина
Кәримулла
- Таһир Габидуллин
Шабашниклар
- Нияз Заһидуллин, Илфат Шәрифуллин, Рамазан Сәләхетдинов, Язилә Ильясова, Дамир Сидеев, Эльмир Нургалиев
Спектакльдан фоторәсемнәр
Tweet
Тарихи репертуар спектакльләре
"Һәйкәл"
"Биш бармакта биш балдак"
"Диде кардәш Әллүки"
"Тын урамда гауга"
"Нигез ташлары"
"Сөйдергеч бөтие"
"Гармун уйный, баян чыңлый"
"Без бит авыл малае"
"Ничек кияүгә чыгарга?"
"Шәмдәлләрдә утлар яна"
"Мәхәббәт кошлары"
"Күк капусы ачылса"
"Мин сине яратам"
"Мулла"
"Җырым табар сине"
"Сөясеңме, сөймисеңме?"
"Җен алыштырган"
"Күбәләкләр утка оча"
"Кияүләр"
"Урман-club"
"Язын бозлар акканда"
"Провинция мәзәкләре"
"Адашкан күңел"
"Миңлекамал"
"Серле төн"
"Американ"
"Шимбә көн кич белән"
"Саташкан сандугач"
"Яшел эшләпә"
"Ай булмаса йолдыз бар"
"Ике килен-килендәш"
"Туган туфрак"
"Кәҗә белән Сарык маҗаралары"
күбрәк күрсәтү
Партнерлар