«ТӨН. АЙ ТОТЫЛУ»

(Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» пьесасы буенча)

Трагедия
(яшь категориясе 12+)
Ире һәлак булганнан соң бөтен ыру белән өч ул — Юлморза, Акъегет, Ишморзаның әнкәсе Тәңкәбикә идарә итә. Юлморза инде өйләнгән, уртанчылары Акъегет Зөбәрҗәт атлы кыз белән ярәшкән, бөтен тирә-як матур парга сокланып туя алмый. Әмма Юлморза яу кырында һәлак була, ә ыру йолалары буенча, аның ир туганы тол хатынга өйләнергә тиеш, Зөбәрҗәт 11 яшьлек Ишморзага гына пар була ала. Ыру кануннары мыштым гына җиңеп чыга алмый — ай тотылган төндә тәртәләр җимерелә, мәңгелек кануннарын мәхәббәт атлап чыга…

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең матди ярдәме белән «Кече шәһәрләр театрлары» федераль проекты кысаларында чыгарылды
Режиссер – Сойжин Жамбалова
Рәссам – Натали-Кейт Пангилинан
Композитор – Дахалэ Жамбалов
Хореограф – Мария Сиукаева
Ут куючы рәссам – Анна Короткова
Режиссер ярдәмчесе – Раил Сәләхиев,
Илфира Сафиуллина
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов
Рольләрне башкаралар:

Тәңкәбикә Рәзилә Шәрифуллина
Акъегет Айзат Хәйруллин
Зөбәрҗәт Сиренә Хисмәтуллина
Шәфәкъ Зөһрә Мөхәммәтгалиева
Ишморза Диләрә Һадиева
Дивана Фаяз Хөсәенов
Дәрвиш Марат Хәбибуллин (ТР атказанган артисты)



Ялчыгол, Ырыскол Раил Сәләхиев
Чапкын Зиннур Һадиев
Аксакаллар Таһир Габидуллин (ТР атказанган мәдәният хезмәткәре), Рәзинә Заһидуллина (ТР атказанган артисты), Зиннур Һадиев
Кызлар Сылу Бәйрәмова (ТР атказанган артисты), Гөлия Гыйләҗева, Алсу Зыятдинова, Илфира Сафиуллина, Алинә Сидеева, Зөһрә Хөсәенова
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар