«Бәхетемнән узып барышлый»

Илдар Юзеев

поэтик драма
(яшь категориясе 12+)
Нәрсә ул бәхет? Бәхетне куып җитеп, узып китеп буламы? Аның бәясе бармы, әллә ул сатып алып булмый торган кыйммәтме? Мәхәббәткә генә нигезләнеп, ике йөрәк корган оя тормышның матди ягына әһәмият бирмичә генә яши аламы? Әлеге сорауларга ике гашыйк – рәссам Айтуар белән студент кыз Асия дә җавап табарга тиеш. Аларның берәвенә – рәссам Айтуарга ташлар, сыннар мәхәббәте кагылган, ул көне-төне иҗат белән шөгыльләнә. Икенчесенә боларның бөтенесе дә рәшә булып кына күренә – аңа иң соңгы мода буенча киенү, абруйлы эш, театр ложаларында мәшһүр кешеләр белән рәттән утыру мөһим. Әмма еллар узгач та әлеге сорауларга берәү дә тәгаен генә җавабын бирә алмас  – нибары узып барышлый гына булса да, бәхетенә сугылып чыгарга вакыт табар, узып барышлый гына булса да, яшьлеккә кайтыр юлларны эзләр...
Режиссер – Рамил Фазлыев (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам - Сергей Скоморохов (Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы)
Композитор - Марат Әхмәтшин (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе)
Хореограф – Сәлимә Әминова (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе)
Режиссер ярдәмчесе – Раил Сәләхиев,
Илфира Сафиуллина
Тавыш операторы – Газинур Тимергалиев
Яктырту цехы – Руслан Кыямов


Рольләрне башкаралар:

Айтуар
Айдар Вәлиев

Асия
Зөһрә Мөхәммәтгалиева

Гаффан
Фаяз Хөсәенов
(ТР атказанган артисты)

Нәгыймә
Рәзилә Шәрифуллина


Нурми
Зиннур Һадиев

Камилә
Рәзинә Заһидуллина
(ТР атказанган артисты)

Әнвәр Садыйков
Раил Сәләхиев
Алмаз Гарипов

Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар