«Минем дустым Хуҗа Насретдин»

(Леонид Соловьевның «Возмутитель спокойствия» повесте буенча)

Музыкаль драма
(яшь категориясе 12+)
Хуҗа Насретдин туган шәһәре — Бохарага әйләнеп кайта. Әмма Бохараның явыз әмире аның дус-туганнарын җәзалаган һәм шәһәрне калдырып китәргә мәҗбүр иткән. Насретдин күңелен төшерми, шәһәрдә калырга ниятли. Карт чүлмәкченең кызы — Гөлҗан белән танышып, гашыйк була. Әмма кызны рибачы Җофар кәнизәк итмәкче. Үч алу ниятеннән, Җафар әмиргә барып, Гөлҗанны мактый, ул исә кызны хәрәменә ала. Хуҗа хәрәмгә үтеп керә алмый, әмма бәхетенә каршы, базардагы чәйханәдә Хөсәен Гөслия — әмирнең үзенә хезмәткә чакырган фикер иясе белән таныша. Беркем дә аның кыяфәтен белмәгәнгә, Хуҗа, акыл иясен алдап, үзен Хөсәен Гөслия дип таныштырып, әмир сараена үтеп керә. Аңа Гөлҗанны коткару бәхете елмая, әмма Хуҗаның үзен тагын бер сынау көтеп тора…

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең матди ярдәме белән «Кече шәһәрләр театрлары» федераль проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер, инсценировка авторы – Саян Жамбалов
Пластика буенча режиссер – Игорь Григурко
Рәссам – Ксения Гагарина
Композитор – Сойжин Жамбалова
Татар теленә тәрҗемә – Гөлүсә Батталова
Режиссер ярдәмчеләре – Раил Сәләхиев, Илфира Сафиуллина
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов

Спектакльдә Гомәр Хәйям шигырьләре Николай Тенигин, Николай Стрижков, Герман Плисецкий, Игорь Голубев, Владимир Державин, Наталья Некора, Иван Тхоржевский тәрҗемәләрендә файдаланылды

Рольләрне башкаралар:

Хуҗа Насретдин, Язучы - Марат Хәбибуллин (ТР атказанган артисты)
Гөлҗан, Язучының хатыны – Рәзилә Шәрифуллина
Җофар – Фаяз Хөсәенов
Ишәк, Автордаш – Зиннур Һадиев
Бохара Әмире – Илназ Шакирҗанов
Бәхтияр - Айдар Вәлиев
Лагерь начальнигы, Хөсәен Гөслия, Озын сакаллы акыл иясе, Сакчы – Илфат Шәрифуллин
Язмыш - Зөһрә Хөсәенова
Чүлмәкче Нияз, Баш евнух, Сакчы – Раил Сәләхиев

Түрә, Тимерчы Йосыф - Таһир Габидуллин (ТР атказанган мәдәният хезмәткәре)
Хәрәм кызы - Алсу Зыятдинова
Зур чалмалы акыл иясе, Сакчы – Дамир Сидеев
Шымчы - Алинә Сидеева
Ана ишәк - Диләрә Һадиева
Халык, Кәнизәкләр - Рәсимә Асрутдинова, Сылу Бәйрәмова (ТР атказанган артисты), Гөлия Гыйләҗева, Рәзинә Заһидуллина (ТР атказанган артисты), Алсу Зыятдинова, Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Эльвина Садыйкова, Илфира Сафиуллина, Алинә Сидеева, Фәнзилә Хәбибуллина, Диләрә Һадиева, Сиренә Хисмәтуллина, Рәзилә Шәрифуллина
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар