«АК ПАРОХОД»

(Чыңгыз Айтматов)

драма

(яшь категориясе 16+)
Алар - буху нәселе дәвамчылары: Мәймүн карт (ТР Атказанган артисты Марат Хәбибуллин) һәм аның оныгы - Малай (Рәзилә Шәрифуллина). Әтисе белән әнисе ташлап калдырган Малайның бер генә хыялы бар - балыкка әверелергә, аннан Ыссык-күлгә кадәр йөзеп барырга һәм анда ак пароходны күрергә. Ә пароходта аның әти-әнисе булырга тиеш...
Хәйләсез әйберләр арасында яшәргә өйрәнгән Малай бабасының әкиятләренә мөкиббән, аеруча Мөгезле болан-ана турындагысын яратып тыңлый ул. Болан-ана бу җирләрне кешеләр аның балаларын атып үтергәч ташлап киткән. Ә болай, Малай хыялларында, болан-ана күптән кыңгыраулы бишеге белән юлга чыккан - ире "кысыр" дип тукмаган бабайның кызына бишек алып киләчәк ул.
Боланнарның әйләнеп кайтуы, һәм алар белән күзгә-күз очрашу Малайны әйтеп бетергесез тәэсирләндерә. Әйтерсең аның күз алдында бабасы сөйләгән әкият чынбарлык булып килеп баса: менә ул Мөгезле болан-ана һәм аның балалары.
Әмма зур табыш хөрмәтенә оештырылган мәҗлес җир йөзеннән бер гөнаһсыз сабыйны алып китә: кара тузанда аунап яткан үтерелгән Мөгезле болан-ана башын, кәеф-сафалы ирләр, исерек бабасын күреп, тораташ булган Малай елгага ашыга...

Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер, инсценировка авторы - Илсур Казакбаев (Башкортстан Республикасының Ш. Бабич ис. Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты)
Рәссам - Альберт Нестеров (БР атказанган сәнгать эшлеклесе, "Алтын битлек" Россия милли премиясе һәм фестивале лауреаты)
Композитор - Магуля Мезинова
Хореограф – Ольга Даукаева
Ут куючы рәссам - Сергей Скорнецкий
Рольләрне башкаралар:



Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар