«АЛМАЧУАР»
«Алмачуар» — Галимҗан Ибраһимовның шул ук исемдәге хикәясе мотивлары буенча сәхнәләштерелгән спектакль. Крестьян малае һәм аның атының драматик тарихы 1922 елда басылып чыга һәм шундук укучылар мәхәббәтен яулый. Ә рус телле басмаларда ул «Чубарый» («Алмачуар») исеме астында популярлык казана.
«Алмачуар» — киң катлам тамашачы өчен кызыклы спектакль булачак. Бу — Алмачуар белән Закирның катлаулы һәм тирән мөнәсәбәте турында бик тетрәндергеч тарих. Малайның кечкенә чагыннан ук чыдам һәм тугры хайваннарга булган мәхәббәте, хөрмәте, алга таба аның тормышындагы иң олы югалтуга китерәчәк вакыйгалар тамашачыны битараф калдырмаячак.
(Галимҗан Ибраһимовның шул ук исемдәге хикәясенә нигезләнеп)

Хикәя

Премьера датасы 2021 ел 25 июнь

(яшь категориясе 6+)
Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.


Әлеге спектакль «Федерация» Милли театрларның бөтенроссия фестивале катнашучысы.
Инсценировка авторы – Айдар Җаббаров
Режиссер, пространство – Айдар Җаббаров
Хореограф – Александр Николаев
Ут куючы рәссам – Ольга Окулова
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы –
Руслан Кыямов
Рольләрне башкаралар:
Закир – Раил Сәләхиев
Мөхәммәтхафиз – Айдар Вәлиев
Әни – Рәзинә Заһидуллина
Әлемгол – Дамир Сидеев
Шәяхмәт – Фаяз Хөсәенов

Апуш – Зиннур Һадиев
Апа – Зөһрә Мөхәммәтгалиева
Сафа – Илфат Шәрифуллин
Алмачуар – Алинә Сидеева
Карт Закир – Марат Хәбибуллин (ТР Атказанган артисты)
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар