«Беренче мәхәббәт»

Хәй Вахит

Драма

Премьера 2020 елның 25 декабре, 19 сәгатьтә

Спектакль 2 сәг.15 минут дәвам итә
(яшь категориясе 12+)
Әлеге спектакльнең бүгенге вакыйгаларга китергән тарихы бар. Тәүге тапкыр "Беренче мәхәббәт" драмасы Г.Камал театрында 1960 елда куела. Режиссер Рәфкать Бикчәнтәев (чыгышы белән Әтнә районы Бәрәскә авылыннан) Рәхилә роленә ул чакта театр студиясенең 2 курс студенты Наилә Гәрәеваны чакыра. "Әлеге рольгә мине алуы – Рәфкатьнең батырлыгы булды. Ул чакта әле татар телен дә камил дәрәҗәдә белми идем кебек. Хәй Вахитның беренче сәхнә әсәре, ул шулкадәр заманча иде! Театрга әлеге спектакль яңа сулыш бирде, тамашачы бик әйбәт кабул итте. Минем өчен дә сәхнәдә Шәүкәт Биктимеров кебек олпат артистлар белән уйнау үзе бер мәктәп булды," – дип искә ала Наилә Гәрәева.
1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Х.Вахит һәм режиссеры Р.Бикчәнтәев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Спектакльне сәхнәгә кую барышында режиссер белән актриса кыз арасында мәхәббәт уты кабына. Ә 1961 елда Рәфкать Бикчәнтәев белән Наилә Гәрәева кавышалар. Һәм шушы союзның мәхәббәт җимеше булып дөньяга киләчәктә татарның иң танылган режиссеры булачак Фәрит Рәфкать улы аваз сала. Әнә шуңа да әлеге спектакль Бикчәнтәевлар гаиләсе өчен дә, Әтнә театры өчен дә аерым мәгънәгә ия. Фәрит Бикчәнтәевның балачак истәлекләрендә Хәй Вахитның дусты Рәфкать белән бик еш кына Бәрәскәгә кайтуы, авыл халкы белән аралашуы сакланып калган.
Беренче куелышка 60 ел тулганда "Беренче мәхәббәт" кабат сәхнәдә. Әтисенең эшен дәвам иткән, татар режиссурасын яңа баскычка күтәргән Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев әлеге спектакльне ТАССРның 100, Әтнәнең – 30 еллыгы, Гомәр Мәрдәновның тууына 90 ел тулуга багышлый.


Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев (Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты)
Рәссам – Сергей Скоморохов (Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы)
Композитор – Марат Әхмәтшин
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар