«Ана күңеле... далада»

Альбина Гумәрова («Дуськина дача» пьесасы буенча)

Трагикомедия
Премьера 2021 елның 9 апреле

Спектакль 1 сәг.50 минут дәвам итә
(яшь категориясе 18+)
Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» проекты кысаларында чыгарыла.

«Дуськина дача» пьесасы 2017 елда «Продвижение» региональ конкурсы лауреаты булды.

Вакыйгалар Дусяның бакчасында бара. Биредә ул кайчандыр үз балаларыннан баш тарткан, әмма хәзер «акылларына килгән» хатыннарны тәрбияләү белән мәшгуль. Дуся балалар йортында эшли, ул әлеге аналарга кире үз балаларын алырга рөхсәт бирердәй кәгазьләргә кул куя ала. Әмма ашыкмый.

Пьесадагы һәр геройның үз язмышы, акланырдай үз дөреслеге бар. Үз нарасыен ташларга җөрьәт иткән хатын-кызга җәзаны кем бирергә тиеш? Дусяның беренче карашка кансызлыгы артында нинди серләр яшерелгән? Сюжет сызыгы үзенең соңгы ноктасына кадәр киеренкелеген саклый һәм яшәешнең мәңгелек кыйммәтләре турында уйлануларга этәрә.

1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Х. Вахит һәм режиссеры Р. Бикчәнтәев Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Спектакльне сәхнәгә кую барышында режиссер белән актриса кыз арасында мәхәббәт уты кабына. Ә 1961 елда Рәфкать Бикчәнтәев белән Наилә Гәрәева кавышалар. Һәм шушы союзның мәхәббәт җимеше булып дөньяга киләчәктә татарның иң танылган режиссеры булачак Фәрит Рәфкать улы аваз сала. Әнә шуңа да әлеге спектакль Бикчәнтәевлар гаиләсе өчен дә, Әтнә театры өчен дә аерым мәгънәгә ия. Фәрит Бикчәнтәевның балачак истәлекләрендә Хәй Вахитның дусты Рәфкать белән бик еш кына Бәрәскәгә кайтуы, авыл халкы белән аралашуы сакланып калган.
Беренче куелышка 60 ел тулганда «Беренче мәхәббәт» кабат сәхнәдә. Әтисенең эшен дәвам иткән, татар режиссурасын яңа баскычка күтәргән Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев әлеге спектакльне ТАССРның 100, Әтнәнең - 30 еллыгы, Гомәр Мәрдәновның тууына 90 ел тулуга багышлый.

Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер Рамил Фазлыев (Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам - Илшат Вилданов
Композитор - Марат Әхмәтшин

Балетмейстер – Нурбәк Батулла
Ут куючы рәссам – Илшат Сәяхов
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар