«Әниемнең ак күлмәге»

Драма 2 пәрдәдә
Премьера датасы 22-23 июнь 2018 ел

Спектакль 2 сәгать 15 минут бара

(яшь категориясе 12+)
Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, диләр. Әлеге гыйбарә ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Үлгәнче үзенең баласы турында кайгыручы ана белән тормыш мәшәкатьләре арасында әнисе өчен вакыт таба алмаган бала язмышы шулкадәр таныш – Ананың балалары инде үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Тормыш көтәр өчен инде әни кирәк тә түгел, Сәяр Ана хәер-фатихасыннан, туганнары хуплавыннан башка өйләнеп куйган. Һәркемнең үз мәшәкате – көндәлек ыгы-зыгыларда Ана, аның яшәү белән үлем арасында ялгыз басып калуы кемгә генә кирәк соң? Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" драмасы моннан ярты гасыр элек иҗат ителүенә карамастан, әле дә җәмгыятебезнең авырткан ярасына кагыла, Ана һәм бала, туганлык, кешелеклелек кебек мәңгелек сораулар хакында уйга сала.

Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер – Рамил Фазлыев (Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам – Сергей Скоморохов (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты)
Композитор – Марат Әхмәтшин
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов
Киендерү цехы – Ләйлә Хәкимова, Илсия Абдуллина
Рольләрне башкаралар:
Ана - Наилә Гәрәева
(Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты), Ләйсән Каюмова
Мәксүд - Таһир Габидуллин
Саимә - Лилия Мөһәммәтҗанова
Альфред - Раил Сәләхиев, Дамир Сидеев
Ислам - Марат Хабибуллин (Татарстан Республикасының атказанган артисты)
Расиха - Рәзинә Заһидуллина
Рәйхан - Зәринә Заһидуллина


Инсаф - Зиннур Һадиев
Сәяр - Фаяз Хөсәенов
Римма - Гөлинә Шәйхетдинова
Гөлчирә - Алсу Мөсәвирова, Зөһрә Хөсәенова
Зөләйха - Сылу Бәйрәмова, Фирдания Хәйруллина
Әлмөхәммәт - Камил Бәйрәмов
Гөлсем - Фәнзилә Гыйлметдинова, Әминә Ситдикова
Баянчы егет - Айдар Вәлиев
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар