«Күз нурларым»

Драматик хикәя
Премьера датасы 2019 ел 25 октябрь

Спектакль 1 сәгать 15 минут бара

(яшь категориясе 12+)

Кешенең иң бәхетле чагы кайчан? Офык аръягындагы хыялларга йөгергәндә янәшәдән чын тормышның узып китүен искәрүче бармы? Ир белән Хатын матди байлыкка ни өчен рухи югалтулар аша ирешә? Малы белән дөньяны мөгезеннән алдым дигәннәр бәхетлеме? Соңгы сулышыңда бер йотым су бирердәй кешең булмау - күпләрнең коточкыч чынбарлыгы түгелме? Драматик хикәядә күтәрелгән сорауларга җавап һәркемнең йөрәк биеклегендә табылыр кебек.


Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер – Рамил Фазлыев (Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам – Сергей Скоморохов (Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы)
Композитор – Марат Әхмәтшин
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов
Рольләрне башкаралар:
Хатын – Рәзилә Мөхлисуллина,
Рәзинә Заһидуллина
Ир – Фаяз Хөсәенов,
Айдар Вәлиев
Ана – Сылу Бәйрәмова,
Лилия Мөхәммәтҗанова




Кыз – Гөлинә Шәйхетдинова,
Зөлфия Әхәтова
Егет – Илфат Шәрифуллин,
Раил Сәләхиев
Дус – Нияз Заһидуллин
Ханым – Гүзәл Гафарова,
Илфира Сафиуллина
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар