«Кичер мине, әнкәй»

( Рабит Батулла )

Сагышлы комедия
Премьера 2021 елның 8 октябре, 19 сәгатьтә

(яшь категориясе 12+)
«Кичер мине, әнкәй» — гаилә кыйммәтләрен, ата-ана хакын, бала хакын алгы планга куйган спектакль.
16 яшьлек Миргаянның тормышы яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Әмма бер көйгә генә аккан яшәү рәвешен кинәт кайтып төшкән Дилфүзә боза. Егет кайсы юлны сайлар, аңа ни кадерле, дуамал яшь күңелнең төбендә ниләр ята, вакыйгалар көтелмәгән борылыш алмасмы — спектакль тамашачының игътибарын ахыргача киеренке халәттә тотачак.
Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» проекты кысаларында чыгарыла.
Әтнә театры өчен Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы ят түгел. Әтнә халык театры тарафыннан әлеге пьеса буенча куелган спектакль 1980 елда сәхнәгә менә. 1981 елда «Кичер мине, әнкәй!» спектакле Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша. Күргәзмәдә спектакльнең декоратив бизәлешенең макеты һәм спектакль буенча фотостенд күрсәтелә. Әтнә халык театры ВДНХның 2нче дәрәҗә дипломына лаек була, режиссер Гомәр Мәрдәнов көмеш медаль белән бүләкләнә. Минзифа ролен башкаручы Җәүһәрия Мәрдәнова, Әбүбәкер ролен башкаручы Рәфкать Хәкимов, артистлар Мөбарәк Хәсәнов, Ирек Садриев, Фирдания Хәйруллина, Люция Хәйруллина, Фирдания Вәлиева ВДНХда катнашучы дипломы белән бүләкләнәләр.

Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев (Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты)
Рәссам - Сергей Скоморохов (Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы)
Композитор - Марат Әхмәтшин
Ут куючы рәссам – Илшат Сәяхов
Режиссер ярдәмчесе – Раил Сәләхиев
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар