«Безнең шәһәрнең серләре»

Сатирик комедия
Премьера датасы 2019 ел 22 март

Спектакль 1 сәгать 40 минут бара

(яшь категориясе 16+)
1911 елда язылган «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясе белән Г.Камал иске тормыш тәртипләрен саклап калырга тырышкан буржуаз - мещан катлавын тагын бер мәртәбә ут астына ала. Безнең шәһәрнең серләре нидән гыйбарәт, шәһәр халкы нәрсә белән яши, шәһәрнең могтәбәр кешеләрен нәрсәләр борчый? Автор менә шушы сорауларга җавап эзли. Җавап табыла. Шәһәр җәмәгатьчелеге алдында абруйлы саналган кешеләрнең гади халыкта эшләре юк. Алар бары тик үз мәнфәгатьләре турында гына кайгырталар. Нәтиҗәдә автор бу кешеләрнең чын йөзләрен ача: болар − кадимчеләр, бозык адәмнәр, җәнҗалчылар, исерекләр...
Классик әдәбиятка хас булганча, пьесада күтәрелгән проблемаларның бүгенге җәмгыятьтә дә аваздашлык табуы, бер гасыр элек язылган булып та, әсәрдәге фикерләрнең актуальлеген югалтмавы комедияне яңа биеклеккә күтәрә.


Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер – Рамиль Фазлиев
Рәссам – Сергей Скоморохов
Композитор – Марат Әхмәтшин
Рольләрне башкаралар:
Себер бае — Айдар Вәлиев
Яучы — Лилия Мөхәммәтҗанова
Сәркатип, Околодочный,
Юан, Дирижёр
– Зиннур Һадиев
Фатыйх, Гариф, Шкафчы, Рассказчы – Марат Хәбибуллин (ТР атказанган артисты)
Насыйр, Кара казакилы, Бер мөрит – Таһир Габидуллин
Садрый, Киң сакал, Кәрим, Нечкә – Фаяз Хөсәенов
Дежурный, Хатын— Гөлинә Шәйхетдинова
Касыйм, Сакчы, Серый киемле, Сары сакал, Кеше, Яшь егет – Раил Сәләхиев

Официант, Икенче Берсе, Бер кыз, Партердан БерәүГүзәл Гафарова
Урыс, Карт – Камил Бәйрәмов
II уйнаучы, Мужик – Сылу Бәйрәмова
Дама, Школьник – Ләйсән Каюмова
I уйнаучы, Билетчы – Алсу Зыятдинова
III уйнаучы, Мөрит, Партердан икенче – Рәзилә Мөхлисуллина
Официант, Бер кеше – Әминә Ситдикова
Яшь егет, Шәкерт, Җәдит, Лото әйләндерүче – Дамир Сидеев
Читтән карап торучы – Зөлфия Әхәтова
IV уйнаучы – Фирдания Хәйруллина
Халыкатан берәү – Илфира Сафиуллина
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар