«Акчарлаклар»

(Әхмәт Фәйзи)

мелодрама
(яшь категориясе 12+)
Һәрдаим беренчелектә көрәшкән ике көндәш колхозны буасы буылган елга аерып тора. Колхоз рәисе Вильдан алдынгылык өчен бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый, хәтта малаеның гомерен дә кыл өстенә куярга сәләтле. Көндәш колхоз егете Зиннәт белән мәхәббәт җепләре бәйләгән Зәйтүнәсен - алдынгы колхозчысын кулдан ычкындырмас өчен дә барысына да әзер. Иң яхшысы- Зәйтүнәне үз колхозының Фәтхиенә кияүгә бирергә кирәк! Әмма хәйлә тозагы аркасында Вильдан үз балаларын да күз уңыннан ычкындыра - баксаң, кызы Фәтхигә гашыйк икән, улы инде өйләнергә җыена. Инде бар да җайланды дигәндә бәхет аккордларын буа боза - елга өстен акчарлакларның ачыргаланып кычкырган тавышы күмә...

Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Сценарий авторы – Альберт Шакиров
Режиссер – Рамил Фазлыев (Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам – Булат Ибраһимов
Композитор - Марат Әхмәтшин
Хореограф - Айрат Баһаветдинов, Лилия Баһаветдинова
Ут куючы рәссам – Илшат Сәяхов
Режиссер ярдәмчесе – Раил Сәләхиев, Ильфира Сафиуллина
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов
Рольләрне башкаралар:

Вилдан Марат Хәбибуллин (ТР атказанган артисты)
Шәмсия Гөлия Гыйләҗева
Йосыфҗан Фаяз Хөсәенов
Зәйтүнә Рәзилә Шәрифуллина
Фәтхи Зиннур Һадиев



Хәким карт Таһир Габидуллин
Гадилә Рәзинә Заһидуллина (ТР атказанган артисты)
Мәликә Зөһрә Мөхәммәтгалиева
Зиннәт Риваль Хисмәтуллин

Колхозчылар, яшьләр:
Рәсимә Асрутдинова, Сылу Бәйрәмова (ТРатказанган артисты), Раил Сәләхиев, Айдар Вәлиев, Лиана Каюмова, Алсу Зыятдинова, Илфира Сафиуллина, Дамир Сидеев, Алинә Сидеева, Зөһрә Хөсәенова, Илфат Шәрифуллин
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар