«Гүзәлем Әсәл»

Драма, 2 пәрдәдә
Премьера датасы 2016 елның 19 ноябре

Спектакль 2 сәгать 15 минут бара

(яшь категориясе 12+)
«Гүзәлем Әсәл» – гади шофер егет Ильясның һәм авыл кызы Әсәлнең мәхәббәт бәяне. Язмыш сынаулары Ильясны нигә адаштыра, чын бәхетнең кадерен аңлар өчен Байтимер кебек тормышның ачысын – төчесен татырга, югалтулар аша олы сөюеңне табарга кирәкме? Мәхәббәте өчен туган йортыннан ваз кичәргә мәҗбүр булган, җан сөйгәненең хыянәте белән очрашкан Әсәл хатын-кыз бәхетенә лаекмы? Чыңгыз Айтматов тормыш хакыйкәтенең янәшәдә генә булуын классикларга хас зирәклек белән тамашачыларга җиткерә.

Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер – Илдар Хәйруллин (РТ халык артисты, РФ атказанган артисты)
Рәссам – Валерий Яшкулов (РФ һәм Калмыкия атказанган сәнгать эшлеклесе)
Композитор – Марат Әхмәтшин
Рольләрне башкаралар:
Ильяс – Фаяз Хөсәенов
Әсәл – Гүзәл Гафарова
Ана – Сылу Бәйрәмова
Байтимер – Айдар Вәлиев
Камал – Илфат Шәрифуллин
Хәдичә – Зөһрә Мөхәммәтшина
Самат(бала) - Ихсан Исхаков


Җантай – Раил Сәләхиев
Аманҗолов – Марат Хәбибуллин (ТР атказанган артисты)
Хөрмәт – Таһир Габидуллин
Фатыйма – Алсу Мөсәвирова
Шофёр – Эльмир Нургалиев
Җыештыручы - Әминә Ситдикова
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар