«Сөембикә егет сайлый»

(Фәнис Яруллин)

Музыкаль комедия
(яшь категориясе 12+)
Авыл чибәре Сөембикә аңа өмет итеп торган егетләр күңелен җилкендереп, шарт куя — ул быелгы Сабан туе батырына кияүгә чыгачак! Ә үзенең өмете — шәһәргә киткән сөеклесе Искәндәр һәм Сабан туе батыры буларак тәкъдим ясавы. Искәндәр исә кайтып өлгерми, ә Имам Сөембикә өчен барган бил алышта кызның язмышы асты-өскә килүдән куркып, мәйданга чыгып батыр кала. Сөембикә кемгә булыр? Сабан туе мәйданында мәхәббәт тантана итәрме? Әллә көрәштә батыр калган Имам Сөембикәгә өйләнерме? Бу сорауларга җавапны тамашачы музыкаль комедия азагында табар кебек…
Режиссер – Рамил Фазлыев (Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам – Юлия Ибраһимова
Композитор - Марат Әхмәтшин
Хореограф - Айрат Баһаветдинов, Лилия Баһаветдинова
Режиссер ярдәмчесе – Раил Сәләхиев,
Илфира Сафиуллина
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов
Рольләрне башкаралар:

Сөембикә Рәзилә Шәрифуллина
Искәндәр Айдар Вәлиев
Имам Марат Хәбибуллин
(ТР атказанган артисты)
Сәрбиямал Рәзинә Заһидуллина
(ТР атказанган артисты)
Кодрәт Зиннур Һадиев
Сабир Илфат Шәрифуллин



Хәким Фаяз Хөсәенов
Гармунчы егет Раил Сәләхиев
Хикмәтулла карт Таһир Габидуллин
(ТР атказанган мәдәният хезмәткәре)
Гыймай Айзат Хәйруллин
Авыл кызлары Гөлия Гыйләҗева, Алсу Зыятдинова, Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Илфира Сафиуллина, Диләрә Һадиева, Зөһрә Хөсәенова
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар