«Наташаның хыялы»

(Ярослава Пулинович)

драма
(яшь категориясе 16+)
Хөкем ителүче эскәмиясендә - ятим балалар йортында үскән Наташа. Ятимнең язмышы кыл өстендә - кыргый холыклы, тәрбиянең ни икәнен белмәгән кыз кылган гамәлләре өчен җавап тота.
Кыз үзе шикелле үк ботарланган язмышлы балалар белән үскән - күбесе ташландык бала, әти-әни җылысы белән бөтенләй таныш түгел. Наташаның мәхәббәт тарихы исә хастаханә палатасында башлана - өченче кат тәрәзәсеннән аска сикергән Наташадан газета журналисты Валера интервью алырга килә. Гадәти журналист кызыксынуын хисләр белән бутаган кыз хыялында матур картина тудыра: менә алар Валера белән кавыша, егет аны җылы-назга күмә.
Хыялның гомере озын-озак булмый, шактый вакыт очрашулар өмет итеп йөргән Наташа көннәрдән бер көнне Валераның подъезд ишеге төбендә матур бер кыз белән үбешеп торганын күрә...

Режиссер – Ичэнь Лю
Рәссам - Мартын Степанов
Хореограф - Елизавета Матвиевич
Рольләрне башкаралар:

Наташа - Лиана Каюмова
Валера - Фаяз Хөсәенов
Света - Зөһрә Мөхәммәтгалиева



Раиса Степановна – Алсу Зыятдинова
Ирина - Зөһрә Хөсәенова
Әни - Рәзилә Шәрифуллина
Аня - Гөлия Гыйләҗева
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар