«Сандугачлар килгән безгә»

(Илдар Юзеев)

моңсу комедия

(яшь категориясе 12+)
«Санудгачлар килгән безгә» үзенчәлекле конфликты, автор фикеренең ачык һәм үзенчә әйтелүе белән кызыклы. Әсәрнең төп герое — гади бер бакчачы карт, авырып хастаханәгә килеп эләгә. Очраклы рәвештә генә бер палатага эләккән дәваланучыларның характерлары, тормышка карашлары, язмышлары да төрле. Хәмзиннең тормышка карашында, янәшәсендәгеләргә сизгер булуында, табигатьне олылавында чагыла. Драмада бик үткен мәсьәләр күтәрелә, автор тормышта килеп туган бик гыйбрәтле хәлләрне мәңгелек кыйммәтләр югарылыгында тәкъдим итә.

Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында чыгарылды.
Режиссер – Рамил Фазлыев (Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам - Сергей Скоморохов (Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы)
Композитор - Марат Әхмәтшин
Балетмейстер - Резеда Муллагалиева
Ут куючы рәссам – Илшат Сәяхов
Режиссер ярдәмчесе – Раил Сәләхиев, Ильфира Сафиуллина
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов
Рольләрне башкаралар:

Хәмзин
Таһир Габидуллин (ТР атказанган мәдәният хезмәткәре)

Эварис
Дамир Сидеев

Зыя
Зиннур Һадиев

Айтуган
Илфат Шәрифуллин


Бикбулатов Шамил Әсгәтович
Айдар Вәлиев

Җамал
Сылу Бәйрәмова (ТР атказанган артисты

Роза
Зөһрә Мөхәммәтгалиева
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар